- җиләк
- 1. Итләч вак җимеш бирә торган кайбер үлән яки куак үсемлекләрнең атамасы составында килә: каен җиләге, мүк җиләге, кура җиләге, нарат җиләге, бүре җиләге һ. б. 2. Розачалар семь. тамырдан чыккан мыекчалар ярдәмендә үрчи һәм вак орлыклар белән капланган татлы, итләч кызыл җимеш бирә торган үлән үсемлек; рус. Клубника. Шуның татлы җимеше. Шул җимештән ясалган 3. бот. Тыгыз тышча белән капланган йомшагында берничә яки күп орлыклары урнашкан җимеш төре (мәс. карлыган, помидор, каргаборын, виноград – җиләкләр; бу җәһәттән җир җиләге – җиләк түгел). ҖИЛӘК СУЫ – Җимеш суы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.